Район даруханәчеләре “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылды
Ил иминлеге өчен өлеш кертүче, махсус хәрби операция зонасында булган егетләргә дарулар да бик кирәк.
(9 февраль, “Апастово-информ”).
“Алар безнең кебек даруханәләргә чаба алмый. Чирләре дә тиядер, окопларда салкын да үтәдер. Коллектив белән уйлаштык та, дарулар җибәрергә булдык”, - ди үзәк даруханә җитәкчесе Люция Носова.
Алтынчы гуманитар йөкне илтү өчен район делегациясе 6 февраль көнне юлга кузгалды. Исән-имин барып, егетләр белән күрешеп кайтуларын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев