Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды

Хезмәткәрләргә тәбрикләүләр юлланды, хөрмәт күрсәтелде.

(10 ноябрь. “Апастово-информ”).


Район халкының иминлеген, тынычлыгын тәэмин итүгә аларның һәрберсе лаеклы өлеш кертә. Аларны җаваплылык, кыюлык һәм сабырлык берләштерә. Бәйрәм көнендә дә алар бер сафка басты. Хезмәткәрләргә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин бәйрәм тәбрикләүләрен юллап, намуслы һәм тынгысыз хезмәтләре өчен олы хөрмәт белдерде.
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсе тәртип һәм закон сагында торып, райондашларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклыйлар. Җинаятьчелеккә каршы көрәш, иминлекне тәэмин итү, җинаять кылуларга юл куймау буенча кисәтү эшләре алып баралар. Бүгенге көндә полиция хезмәткәрләре мәгълүмати, коммуникацион технологияләр кулланып кылынган җинаятьләрне дә тикшерә. Мошенниклык очракларын ачыклау буенча актив эш алып баралар. Коронавирус инфекциясе янаган чорда, алар халыкның авыруга каршы чараларны үтәвен контрольдә тотып, сәламәтлек сагында да булдылар.
- Сез тәүлек әйләнәсе райондашларның тынычлыгын, иминлеген кайгыртасыз. Сездән бик зур сабырлык, һөнәри осталык таләп ителә. Киләчәктә җаваплы хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаиләләрегезгә иминлек һәм түземлек, куйган максатларыгызга ирешүегезне телим, — диде район башлыгы Айрат Җиһаншин, бәйрәм котлавын ирештереп.
Котлауларга район прокуроры Зөфәр Абитов, эчке эшләр бүлеге ветераннары Илдар Шәйхетдинов һәм Наил Ахмадуллин да кушылды. Район эчке эшләре бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин коллективның намуслы хезмәтен, уңышларын билгеләп үтте. Һәр хезмәткәргә олы ихтирамын белдерде.
- Зур уяулык һәм батырлык үрнәге күрсәтеп, үз хезмәтегезне зур тырышлык һәм намус белән башкарасыз. Сезгә сәламәтлек, иминлек, өйдә дә, эштә дә ышанычлы тыл булуын телим. Гаиләләрегезгә - тормыш иптәшләрегезгә, әти-әниләрегезгә олы рәхмәтемнем белдерәм, — дип, ихлас теләкләрен юллады җитәкче.
Бәйрәм көнендә хезмәт вазифаларын нәтиҗәле, намуслы башкарган, югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр хөрмәтләнеп, эчке эшләр министрлыгының “Хезмәттәге уңышлары өчен” медальләре белән, район башлыгының, эчке эшләр бүлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев