Район җирлекләре башлыклары район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендә зонакүләм семинар-киңәшмәдә катнаштылар
Югары Ослан районында авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.
(29 май, “Апастово-информ”).
“Продукция җитештерүчеләргә төрле яклап ярдәм күрсәтү чаралары турында сөйләштек. Килгән кунаклар җитештерү тармакларында булдылар. Безнең районнан баручылар анда күргән матур яңалыкларны үзебездә куллану турында килештеләр. Эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга мөмкинлек тудыручыларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез”, - дип язылган район башлыгы Айрат Җиһаншинның социаль челтәрләр битендә.
Ул шулай ук Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллинаны “Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы” номинациясендә җиңү яулавы белән дә ихлас котлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев