Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район мәгариф бүлеге тарафыннан игълан ителгән рәсем бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды

“Солдат таңны даладагы күл янында каршы ала” рәсем бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарылды.

(28 март, “Апастово-информ”).


Муниципаль бәйгегә барлыгы 161 эш тапшырылды. Аларның һәберсе махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк.


Бүләкләү тантанасы 3 апрельдә район мәгариф бүлегендә узачак, иң үзенчәлекле рәсемнәр өчен балалар 1000 сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәк.
Әлеге бәйгегә КФХ башлыгы Зөфәр Ибраһимов иганәчелек күрсәтә.


“Актив катнашучы балаларга һәм яшь буынга тәрбия бирү өлкәсендә үз өлешен керткәне өчен Зөфәр Таһир улына олы рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез”, - дип язылган район мәгариф бүлегенең социаль челтәрләр битендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев