Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район мәгариф хезмәткәрләре Татар мәгарифе көннәрендә катнашты

19-20 нче октябрь көннәрендә Пенза өлкәсендә Татар мәгарифе көннәре узды.

(24 октябрь, “Апастово-информ”).


Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова җитәкчелегендәге делегациядә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, мәгариф министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия Мусина, Казан Федераль университеты доценты, татар теле буенча укыту-методик комплектлар авторы Кәдрия Фәтхуллова, Казан шәһәренең Мәскәү районы мәгариф бүлеге методисты Рәйхана Бахавиева, Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Абдуллина катнашты. Делегация составында Апас районы мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты Айсылу Гыйниятуллина, Апас урта мәктәбе директоры Гузәлия Зыятдинова да бар иде. Бу хакта Апас районы мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты Айсылу Гыйниятуллина хәбәр итте.
Эшлекле сәяхәтнең беренче көнендә чаралар Пенза өлкәсе “Городище районы Урта Әләзән авылының 2 нче (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә үтте. "Дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда туган җиргә мәхәббәт тудыру рухи-әхлакый тәрбиянең төп нигезе" темасына багышланган төбәкара семинарда Пенза өлкәсенең мәгариф министры Андрей Комаров, “Татар милли-мәдәни мөхтәрияте” оешмасы җитәкчесе Җиһанша Туктаров, Пенза өлкәсенең Мәгарифне үстерү институты вәкилләре, Урта Әләзән авылы советы җитәкчелеге, өлкәнең татар этномәдәни компонентлы белем бирү мәктәпләре директорлары, татар теле укытучылары һәм Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы делегациясе составындагы кунаклар катнашты. Семинарның официаль өлешендә Пенза өлкәсенең мәгариф министры Андрей Комаров һәм Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министры урынбасары Минзалия Закирова үзләренең сәламләү сүзләрендә төбәкара хезмәттәшлекнең туган телне саклауга керткән алыштыргысыз әһәмияте, әлеге изге эштә рухи-әхлакый тәрбиянең мөһим урыны, бигрәк тә өлкән буын вәкилләренең бай тәҗрибәсе хакында ассызыклап киттеләр. Чараның тантаналы өлешендә татар телен саклау,үстерүгә зур өлеш керткән җитәкчеләргә, укытучыларга ике якның да ведомство җитәкчеләре тарафыннан Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Семинар барышында Урта Әләзән мәктәбе-балалар бакчасының татар теле һәм әдәбияты укытучылары,тәрбиячеләре тарафыннан әзерләнгән ачык дәресләр, дәрестән тыш чаралар, күргәзмәләр, мастер-класслар белән танышу оештырылды. Һәрбер чарада туган телебезне чиксез ярату,кадерләү, милли традицияләребезгә, халкыбыз тарихына хөрмәт һәм ихтирам ачык күренеп торды.
Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы делегациясе тарафыннан үткәрелгән түгәрәк өстәлдә туган телне саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән республика программалары, чаралар, төбәкләрдә яшәүче мөгаллимнәр өчен оештырылган фәнни- методик укулар хакында сөйләшенде, мәктәп җитәкчеләренә татар теле һәм әдәбияты буенча өстәмә методик ярдәмлекләр,матур әдәбият һәм кулланмалар бүләк ителде. Апас районы вәкилләре буларак мәгариф бүлеге методисты Айсылу Гыйниятуллина районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмеева исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде, Пенза өлкәсе милли мөхтәрияте җитәкчеләренә Рәхмәт хатларын тапшырды, белем бирү оешмалары белән оештырылган төбәкара эшчәнлек хакында сөйләде һәм 2022-2023 нче уку елына планлаштырылган төбәкара чараларда да актив катнашырга чакырды. Апас урта гомуми белем бирү аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова мәктәпнең төбәкара хезмәттәшлеккә багышланган уңышлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге белән таныштырды. Урта Әләзән мәктәбе һәм очрашуның икенче көнендә күрешкән Пенза өлкәсе Пачелм районы Решетино урта мәктәбе җитәкчеләренә әзерләгән истәлек бүләкләре тапшырды.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән Татар мәгарифе көннәре ике як өчен милли мәгариф юнәлешендә алга таба үсеш өчен, тәҗрибә уртаклашу өчен мөһим чара һәм мондый зур чараны оештыручы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгына, очрашуны истәлекле һәм эчтәлекле итеп үткәрүче Пенза өлкәсенең мәгариф министрлыгына, татар милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчелегенә чиксез рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә”, - дип яза мәгариф бүлеге методисты.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев