Реклама
Җәмгыять
Район Советының чираттагы утырышы тантаналы шартларда тәмамланды
Район Советының чираттагы утырышында хезмәт ияләре макталды һәм данланды.
(8 февраль, “Апастово-информ”)
“Апас-мол” җәмгыятенең баш агрономы Рифат Рәхмәтуллин “Татарстан Республикасының атказанган агрономы”, “Буа электр челтәрләре җәмгыятенең директор урынбасары Альберт Фәткуллов “Татарстан Республикасының Атказанган энергетигы” дигән дәрәҗәле исемгә лаек булдылар.
Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаментының Апас районы территориаль бүлекчәсе исәп-хисап бүлеге башлыгы Рәмзия Бикчәнтәева Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Рөстәм Зәмдиханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең консультантлары Резедә Хәсәнова һәм Роза Әхмәтова, Горбунов берләшмәсе җитәкчесе Илфар Җәләловка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Ирекле дружина җитәкчесе Наил Исмәгыйлев Апасның “Мактаулы кешесе” исеменә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев