Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район укучылары “Яшь оста” бәйгесенең төбәкара этабында катнашкан

Укучылар үзләрен чын осталар итеп таныткан.

(14 март, “Апастово-информ”).



11-12 март көннәрендә Казан педагогия колледжы, Апас урта мәктәбе һәм Иске Юмралы урта мәктәбе базасында "Яшь оста" балалар бәйгесенең төбәкара этабы узган. Биредә 9 компетенция буенча он-лайн режимда мәйданчыклар эшләгән.
“Яшь оста” бәйгесенең район этабында беренчелекне яулаган укучылар үзләрен кабат осталыкларын, белемнәрен күрсәткән.
“Апас урта мәктәбе базасында "Кече сыйныфларда укыту" компетенциясендә 1б сыйныф укучысы Гадел Гатауллин, 3а сыйныф укучысы Азалия Илалова чыгыш ясаган. Балалар барлык модульләр буенча сынауларны лаеклы үткән.
"Юл хәрәкәте иминлеге "компетенциясендә 3б сыйныфы укучылары Илмир Фәйзуллин, Мәликә Мөхәммәтшина, Ләлә Сафиуллина "ЮХИДИ инспекторы" һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштырган. Яшь инспекторлар барлык сынауларны лаеклы үткән. 4 “Б”сыйныфы укучысы Гүзәл Габдрахманова «Аш-су эше» компетенциясе буенча лаеклы чыгыш ясаган. Ул теоретик белемнәрен күрсәтү белән беррәттән, тәмле ризыклар да әзерләп тәкъдим иткән.
Иске Йомралы мәктәбендә "3D - дизайн" компетенциясе буенча мәйданчык эшләгән. Биредә Апас урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Әдилә Абдуллина катнашып, барлык биремнәрен дә яхшы үтәгән. Казан педагогия көллияте базасында оештырылган мәйданчыкларда "Физик культура, спорт һәм фитнес" компетенциясендә Апас урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Мостафа Мваку һәм Табар-Черкене урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Ралина Гафурова катнашкан. «Рәсем эшчәнлеге» компетенциясендә 1 класс укучысы Дарья Антонова һәм Табар-Черкене урта мәктәбенең 2 класс укучысы Юлия Листратова осталыгын сынаган. «Кондитер эше» компетенциясендә 4 сыйныф укучысы Зилә Гыймадиева, ә «Кием һәм аксессуарлар дизайны» компетенциясендә Биеш урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Зарина Сибгатуллина чыгыш ясаган.
Нәтиҗәләр 14 мартта "Яшь мастер" чемпионаты ябылу тантанасында билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев