Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район укучылары роботлар ясый

Районда “Күчмә һәм стационар робот техникасы студиясе” проекты гамәлгә ашырылды.

(20 июнь, “Апастово-информ”).
“Күчмә һәм стационар робот техникасы студиясе” проекты нигезендә Апас һәм Каратун мәктәпләрендә робот техникасы студияләре оешты. Биредә ел дәвамында 120дән артык бала робот төзү һәм программалаштыру нигезләрен өйрәнгән.
Бүген Апас мәктәбендә әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча йомгак ясалды.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин әлеге проекты тормышка ашыруда ярдәм күрсәткән “Бердәм Россия” сәяси партиясенә рәхмәт сүзләрен җиткерде, балаларга уңышлар теләде.
"Бүгенге фәнни-технологияләр алга киткән дөньяда мәгариф оешмаларында белем алучы балаларыбызның заманадан артта калмыйча, һәрдаим үсештә булуын телибез. Аларга белем алу, сәләтләрен ачу һәм үстерү өчен тиешле шартлар тудыруны да максат итеп куябыз. Балаларның әлеге мөмкинлекләрдән актив файдалануына һәм киләчәктә район данын республика һәм Ил күләмендә танытуларына ышанып калабыз”, - диде район башлыгы.
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин апаслыларның республика күләмендә узган барлык проектларда, чараларда актив катнашуларын, партия эшләрендә дә беренчеләр рәтендә булуларын билгеләп узды.
“Татарстан Республикасында “Күчмә һәм стационар робот техникасы студиясе” проектның тормышка ашыру теләгебезне дә апаслылар берсүзсез хупладылар. Район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм аның командасы зур теләктәшлек күрсәтте. Барлык оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Сез бөтен республикага беренчеләрдән булып әлеге пилот проектының бүгенге замана шартларында ни дәрәҗәдә мөһим һәм кирәкле булуын күрсәттегез. Киләчәктә сезнең белемнәрегезне һәм эш тәҗрибәгезне башка район балаларына да җиткерәчәкбез. Мондый проектлар дәвамлы булсын. Хөрмәтле балалар, сезгә уңышлар юлдаш булсын, - диде Марат Сәмигуллин.
“Күчмә һәм стационар робот техникасы студиясе” проекты “Бердәм Россия» “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, район җитәкчелеге һәм район ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырылган. Студияләр өчен җиһазлар сатып алуда район ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасының аеруча өлеше зур. Алар 2023нче елда коммерцияле булмаган оешма буларак бәйгедә катнашып, 775 мең сум грант алуга ирешкәннәр. Әлеге грант акчасын тулысы белән робот техникасы студияләренә җиһазлар сатып алу өчен сарыф иткәннәр.
“Безгә икенче тапкыр бәхет елмайды. 2022 елда “Адаптация юлы белән тулы тормышка” социаль проектында җиңгән идек. Ул грант акчаларына район социаль яклау идарәсендә өлкәннәр өчен сәламәтләндерү бүлмәсен ачтык. Өлкәннәргә шөгыльләнү, сәламәтлекләрен ныгыту өчен заманча тренажерлар, массажерлар, хәрәкәтләнү активлыгын арттыру, кул моторикасын үстерү аппаратларын булдырдык. Бу юлы исә “Күчмә һәм стационар робот техникасы студиясе” проектында катнашып, балаларыбызны сөендердек, аларга яңа мөмкинлекләр тудырдык”, - дип олы шатлыгы белән уртаклашты район район ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина. Ел дәвамында робот техникасы студиясендә шөгыльләнгән балалар үзләренең беренче хезмәт җимешләрен тәкъдим иттеләр, тәэсирләре белән уртаклаштылар. Проектны гамәлгә ашыруда булышлык күрсәтүчеләр район башлыгының һәм “Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев