Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район үз Геройлары белән горурлана

9 декабрь – Ватан Геройлары көне уңаеннан Янгелде авылында яшәүче Хезмәт даны орденнарының тулы кавалеры Василий Аверьяновка бүләкләр тапшырылды.

(9 декабрь, “Апастово-информ”).


Илебез өчен зур эшләр башкарган якташыбыз янында район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров булды. Ул ветеранны Ватан Геройлары көне белән котлап, район башлыгы Айрат Җиһаншинның изге теләкләрен җиткерде, хәлләрен сорашты.
Василий Игнатьевич Аверьянов 16 яшеннән тракторга утыра. 40 елга якын, берөзлексез, туган төбәгенең басу-кырларын иңли, ил табынын баетуга үз өлешен кертә. Лаеклы ялга чыккач та яраткан хезмәтенә тугры калып, эшен берничә ел дәвам итә әле.
Василий Игнатьевич Аверьянов 1987 елда беренче II дәрәҗә орден белән бүләкләнә. Берничә елдан соң калган орденнарын ала.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев