Район үзәк китапханәсендә китап сөюче гаиләләр белән җылы очрашу узган
Гаилә елына старт бирелү уңаеннан Үзәк китапханәдә «Тату гаилә - ныклы нигез ул» дип исемләнгән укулар оештырылган.
(31 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Китапханә хезмәткәрләре җылы очрашуга иң актив китап укучы Хөсәеновлар, Хәбибуллиннар, Садриевлар һәм Солтанбековлар гаиләләрен чакырганнар.
“Кунакларыбыз гаилә традицияләре белән уртаклашты, ныклы, тату гаилә булып яшәүнең серләрен ачты. Шунысы да кызыклы: Талип һәм Фәрдия Хөсәеновлар, Рафаэль һәм Наҗия Солтанбековларның танышу урыны китапханә булып чыкты. Очрашуга килгән балалар да бәйрәмнән читтә калмады - алар уеннарда актив катнашып, белемнәрен сынадылар. Кичә ахырында барлык катнашучылар да Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде”, - дип хәбәр иттеләр китапханә хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев