Район үзәк китапханәсендә “Сердәш” клубы ветераннары очрашты
Клуб тиздән 35 еллыгын каршылый.
(16 сентябрь, “Апастово-информ”).
Очрашу “Көзге муллык” темасына багышланган иде. “Сердәш”леләр көзге бакча эшләре турында фикер алыштылар, мул уңыш җыю серләре белән уртаклаштылар, бер-берсенә киңәшләрен бирделәр.
“Сердәш” клубы җитәкчесе Римма Шәйхетдинова әзерләгән кызыклы биремнәр үтәп, уеннарда катнашып, күңелле ял иттеләр ветераннар.
Очрашу мул сыйлы табыннар артында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев