Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда 2023 елда кеше үлеменә китергән юл һәлакәтләре теркәлмәгән

Апаста юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча узган елга нәтиҗәләр ясалды, агымдагы ел өчен максатлар һәм бурычлар билгеләнде.

(2 февраль, “Апастово-информ”). 
Район башкарма комитетының утырышлар залында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе, районның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Булат Әхмәтҗанов алып барды. Утырышта район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин, җаваплы җитәкче-белгечләр, авыл җирлеге башлыклары катнашты. 
Районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев үзенең чыгышында юллардагы вәзгыять белән таныштырды. 
- 2023нче елның 12 аенда районда барлыгы 8 юл һәлакәте теркәлде, 14 кеше тән җәрәхәтләре алды, үлүчеләр булмады. Барлыгы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2941 очрагы ачыкланды. Юл һәлакәтләрен булдырмау максатыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле профилактик чаралар алып барыла. Районның мәгариф оешмалары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Әйтик, яшь юл хәрәкәте инспекторлары, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә рейдларга чыгып, шоферларга, җәяүлеләргә мәгълүмати белешмәләр тараталар, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйлиләр. «Бала — төп пассажир», ә инде каникуллар чорында «Игътибар — балалар!» дигән акцияләр еш уза. «Тоннель» операциясе да кагыйдәләрне кисәтүнең бер чарасы булып тора, - дип таныштырды Румбик Гәрәев. 
Районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева балалар арасында юл-транспорт травматизмын булдырмау мәсьәләләренә тукталды, профилактик чаралар хакында сөйләде. 
“Балаларның бәхетсезлек очракларына юлыгуына юл куймас өчен, балалар бакчасы, белем бирү учреждениеләрендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган төрле тематик чаралар, әңгәмәләр үткәрелә. Чаралар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә уза. Һәр мәктәп укучысының “өй-мәктәп-өй” маршрут картасы булдырылды, киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булуы да даими рәвештә игътибарга алына”, - диде Гөлүсә Галләмиева. 
Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина узган елда Апас бистәсендә һәм Иске Әнәле авылында яшәүче халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү юнәлешендә башкарылган эшләр белән таныштырды. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов киңәшмәне йомгаклап, узган елда районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча уңышлы эш алып барылуы хакында белдерде. Шулай ук көчле буран вакытында район юлларындагы вәзгыятьнең тотрыклы булуын әйтте. Юлларны үзвакытында кардан арындыру эшен үзвакытында башкарган авыл җирлекләре башлыкларының нәтиҗәле хезмәтен билгеләп узып, рәхмәтен җиткерде. 
“Узган 2023нче елны да район юлларында кеше үлеменә китергән юл һәлакәтләренең теркәлмәве мөһим күрсәткеч. Бу үз чиратында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең нәтиҗәле эшләвен күрсәтә. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе агымдагы елда да дәвам итәчәк, - дип белдерде Булат Әхмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев