Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда әти-әниләр Бердәм Дәүләт имтиханы тапшырды

Апас урта мәктәбе базасында «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» үтте

(29 март, “Апастово-информ”).


Әти-әниләр "Бергә тапшырабыз" бөтенроссия акциясенә кушылып, имтихан бирүне үз җилкәләрендә татып карадылар, барлык нечкәлекләре белән таныштылар.


“Акция мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан оештырыла. Быел ул 7нче тапкыр уздырыла. Акция әти-әниләрне имтихан тапшыру процедурасы белән таныштыруны максат итеп куя. Чөнки баланы имтиханга әзерләү әти-әнидән дә күп көч таләп итә”,-дип белдерде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмеева.


Акциядә район буенча барлыгы 52 әти-әни катнашты. Бернияә аудиториядә барды. Имтихан тапшыруның барлык таләпләре дә төгәл үтәлде. Әти-әниләр металл детектор аша узып, шәхесләрен раслаучы документ белән имтихан буласы кабинетка уздылар. Иң элек имтихан уздыру пункты җитәкчесе Ләйсән Гарифуллина БДИ ның тәртипләрен, бланкларны ничек тутырасын аңлатты. Имтихан рус теленнән тапшырылды. 

#сдаемвместе2023
#готовимсявместерт
#готовимсякГИА
#образованиетатарстан
#ГИА2023
#егэдляродителей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев