Районда әти-әниләр конференциясе узды
Чарада район мәктәпләренең һәм балалар бакчаларының әти-әниләре комитетлары катнашты.
(23 март, “Апастово-информ”).
Конференция бүгенге көндә актуаль булган “Туган телне саклау һәм үстерүдә гаиләнең роле” темасына багышланды.
Чара барышында балаларда туган телдә сөйләшү теләген тудыру, туган телгә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт тәрбияләү гаиләдән башлануы, бу эштә әти-әниләр үзләре үрнәк булып торуы ассызыкланды. Туган телендә аралашып тәрбияләнгән балалар киләчәктә дә бу телдә горурлык белән сөйләшәчәге хакында фикерләр яңгырады.
“Кызганыч, соңгы вакытта интернет йогынтысы нәтиҗәсендә, гаиләдә туган телебездә аралашу, милли традицияләрне саклау икенче планга күчә. Һәр әти-әни үз баласына авторитет булып тора. Шуңа күрә әти-әни бу мәсьәләгә дә җаваплы карарга бурычлы. Әгәр гаилә туган телендә сөйләшмәсә, гореф-гадәтләрне сакламаса милләтебезнең киләчәге аяныч булыр. Хөрмәтле әти-әниләр, райондашлар! Туган телебезне үз әниебездәй яратыйк, гореф-гадәтләребезне саклап, яшь буынга тапшырыйк,- дип мөрәҗәгать итте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Ул шулай ук туган телне, гореф-гадәтләрне саклап калу, буыннан-буынга тапшыру мәсьәләсенә республика һәм район җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелүен билгеләп узды.
Әти-әниләр һәм балалар милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне чагылдырган чыгышлар тәкъдим иттеләр. Күргәзмәләр белән таныштыдылар. Чара тантаналы төстә – бүләкләүләр белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев