Реклама
Җәмгыять
Районда “Әтиләр көне”н билгеләп үттеләр
“Апас” универсал спорт залында әтиләр һәм балалар катнашында спорт чарасы узды.
(18 октябрь, “Апастово-информ”).
Әти кешенең гаиләдә роле зур. Ул гаиләдә якын кеше генә түгел, ә чын ир үрнәге, төп ышаныч һәм терәк, дисциплина һәм тәртип күрсәткече булып тора. Әти терәге балага һәрвакыт көч өсти, тормышта җил-давыллардан саклый. Узган якшәмбедә ил күләмендә Әтиләр көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан “Апас” универсал спорт залында әтиләр һәм балалар катнашында спорт чарасы узды. Барлыгы 10 гаилә - әтиләр һәм балалар төрле спорт бәйгеләрендә көч сынашты, җитезлекләрен, осталыкларын сынады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев