Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда “Авыл яши - Деревня живет” проектын тормышка ашыру буенча төрле чаралар уза

Әлеге проект кысаларында, Апас аграр көллияте студентлары районыбызның иң уңган хатын-кызларының берсе - фермер Наилә Әхмәдиева белән очраштылар.

(8 февраль, “Апастово-информ”).


Әлеге очрашуны район үзәк китапханәчеләре оештырды. Проектның төп максаты - авылларның яшәешен саклап калу, кече бизнесны, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны мәгълүматлы итү. Чара Апас аграр көллиятендә узды. Бирегә “Әхмәдиев” крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе Наилә Әхмәдиева чакырылган иде. Ул студентлар белән үзенең бай хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашты, авыл тормышын һәм хезмәт шартларын яхшыртучы программалар хакында сөйләде, яшьләргә укуларында уңышлар теләде.
Бу хакта Апас аграр көллиятеннән хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев