Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда “Авыл яши” проекты тормышка ашырыла

Республика проектын кысаларында Шыгай авылы китапханәсендә файдалы очрашу узган.

(2 март, “Апастово-информ”).


Очрашу Шыгай, Карамасар һәм Акхуҗа китапханәчеләре тарафыннан оештырылган. Биредә Карамасар һәм Шыгай авылларының тырыш кешеләре - фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчеләре яшьләр белән очрашып, эш тәҗрибәләре белән уртаклашкан, киңәшләрен җиткергәннәр. Әңгәмә интерактив аралашу форматында үткән.
“Очрашу яшьләргә киләчәккә планнарын, перспективаларын, максатларын билгеләргә этәргеч булды. Биредә катнашкан яшьләр авыл җирендә дә үз эшеңне булдырып, яшәү мөмкин булуы хакында кызыксынып тыңладылар”, - дип хәбәр иттеләр китапханәчеләр.
Районда “Авыл яши” республика проекты дәвам итә. Татарстан республикасы күләмендә тормышка ашырылучы мәгълүмати проект авылларны саклап калуга, яшәтүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев