Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре басу-кырларга бергәләп бәя бирде

Матур традициягә әверелгән әлеге чара тәҗрибә уртаклашу, чәчү кампаниясенә нәтиҗәләр ясау максатыннан уза.

 

(3 июнь, "Апастово-информ").
Район башлыгы Айрат Җиһаншин, барлык хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы белгечләре басу-кырларда булып, үсемлекләрнең тишелешен күзәтте, чүп үләннәренә каршы нинди чаралар күрелүенә игътибар итте.
"Барыгызны да чәчү кампаниясе төгәлләнү белән тәбрик итәм. Бу очрашу тәҗрибә уртаклашу, аралашу, хезмәт нәтиҗәләрен барлау чарасы булып тора. Авыр хезмәтегездә уңышлар телим", - диде ул.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов чәчү эшләре кыска вакыт эчендә, уңышлы һәм тоткарлыксыз  башкарылуы хакында белдерде. Бу эштә зур тырышлык куйган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә олы рәхмәтен җиткерде.
"Иртә чәчүнең нәтиҗәсе күз алдында. Кырлар матур. Язгы культуралар тигез тишелгән, көзге культуралар да югалтуларсыз кышлаган. Чүп үләннәренә, бөҗәкләргә каршы эшкәртү эше дә үзвакытында башкарыла",-диде ул.
Хуҗалык җитәкчеләре басу-кырлар белән таныштырды. Җитешсезлекләр игътибарга алынды, киңәш-тәкъдимнәр җиткерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев