Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда “Балкыш” фестиваленең сайлап алу турлары дәвам итә

Чираттагысы Урта Балтай мәдәният йортында узды.

(6 февраль, “Апастово-информ”).


“Биредә Олы Бакырчы, Чирмешән, Кызыл Тау, Тутай, Коштавылы һәм Урта Балтай җирлекләреннән килгән сәнгать җанлы өлкәннәр катнашты. Өлкәннәребез быел фестивальгә тагын да җаваплырак караганнар. Берсеннән-берсе матур чыгышлары, күз явын алырлык сәхнә киемнәре моны дәлилли. Алдагы еллардан аермалы буларак, үзенчәлеге дә бар. Чөнки быел милли эчтәлекле күргәзмәләр дә оештырылды. Биредә өлкәннәребез күңел җылысын кушып эшләгән кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге өлеше “Ветераннар - Татарстан Республикасы халыкларының милли мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклаучылар” бәйгесе кысаларында әзерләнде. Иң яхшы кул эшләре республикакүләм бәйгедә бәяләнәчәк”, - дип хәбәр итте районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.
“Балкыш” фестиваленең сайлап алу турлары барлыгы 4 зонада уза. Чираттагысы - Каратун җирлегендә көтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев