Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтләнә

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ветераннарга кадер-хөрмәт күрсәтелә.

(22 февраль, “Апастово-информ”). 
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина һәм Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин Үтәмеш авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин абый Сәлахов янында булдылар. Мөхтәрәм ветеранның хәлләрен сорашып, тормыш-көнкүреше белән таныштылар, изге теләкләрен юлладылар. Ветеранга район башлыгы Айрат Җиһаншинның Котлау открыткасы, күчтәнәч-пакет тапшырылды. 
“Безгә тыныч тормыш бүләк иткәнегез өчен рәхмәт Сезгә. Исәнлектә-тынычлыкта, якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә яшәргә язсын. Тагын күп бәйрәмнәр каршыларга насыйп булсын”, - диде Гөлүсә Галләмова. 
Район башлыгының Котлау открыткасы һәм күчтәнәч-пакетлар Багыш авылында яшәүче Фәһим абый Фәсхиевка һәм бүгенге көндә Казан каласында яшәүче Зиннәт абый Хәйруллинга да тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев