Районда эшмәкәрләр белән ачыктан-ачык сөйләшү узды
Чара район эшлекле җәмәгатьчелеге вәкилләренең үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлекләре, шулай ук интернет-сәүдә һәм логистиканы үстерү турында мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелде.
(9 ноябрь, “Апастово-информ”).
Апаста «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проектының бизнес-интенсивы үтте.
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Евгений Безроднов, «Бизнес- коррупциягә каршы» үзәгенең башкарма директоры урынбасары Булат Бисеров, «Электрон сәүдәгә ярдәм итү үзәге» бүлеге җитәкчесе Айдар Идрисов һәм «Контейнер логистикасы үзәге» АКБО башкарма директоры Анна Гурьянова районның эшлекле җәмәгатьчелеге вәкилләренә үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлекләре турында аңлаттылар, интернет-сәүдә һәм логистиканы үстерү буенча тулы мәгълүмат бирделәр.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин районда эшмәкәрләр белән тыгыз элемтә һәм уңайлы шартлар булдырылуы, яңа башлангычларда теләктәшлек күрсәтелүе хакында белдерде.
Очрашуда район прокуроры Зөфәр Абитов, төрле өлкә белгечләре катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев