Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучыларының семинар-киңәшмәсе узды

Семинарда Апас, Кайбыч, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Кама-Тамагы, Югары Ослан укытучылары катнашты.

(5 апрель, “Апастово-информ”).


Укытучылар “Федераль белем бирү стандартлары” кысаларында физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләрен укыту үзенчәлекләре хакында сөйләштеләр, дәрес бирү алымнары белән таныштылар, мастер-класслар карадылар. Районыбыз укытучылары төрле күргәзмәләр тәкъдим иттелләр. Укучылар үзләренең остазлары белән горурланып таныштырдылар, беренче ярдәм күрсәтү буенча осталыкларын да күрсәттеләр.


Районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева семинар кунакларын сәламләп, районда физик культураны һәм спортны үстерүгә җитди игътибар бирелүен ассызыклап узды. Бу юнәлештә район башлыгы Айрат Җиһаншин тарафыннан да мөһим эшләр башкарылуы хакында сөйләде.


“Районыбызда төрле спорт объектлары уңышлы гына эшләп килә. Бик күп спорт чаралары уздырыла. Аларда район башлыгы шәхсән үзе катнашып, үрнәк күрсәтә. Физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучыларның һәрберсенең да хезмәте мактауга лаек”, - диде ул.


Гөлүсә Галләмиева озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан остазларның хезмәтенә ихтирамын белдерде, бүгенге көндә арабыздан киткән мөгаллимнәрне дә олы хөрмәт белән искә алып үтте.


Семинарда Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге белем бирү һәм психология институты доценты Алексей Сафин, Яшел Үзән районы укытучылары Дмитрий Борисов һәм нәсел тамырлары Апас белән нык бәйләнгән, данлыклы мөгаллим Таһир Халитовның оныгы Марат Халитов та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев