Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — тарихта без эзлебез» республика бәйгесенең муниципаль этабы узды

Өч гаилә үзенең нәсел тарихын тәкъдим итте.

(22 февраль, “Апастово-информ”).


Бәйгедә өч гаилә - Болын-Балыкчыдан Садыйковлар, Коштавылыннан Хафизовлар һәм Түбән Барыштан Дәүләтшиннар катнашты. Алар нәселләре турында сөйләделәр, район тарихында тирән эз калдырган туганнары белән таныштырдылар, буыннан-буынга тапшырыла торган гореф-гадәтләрне билгеләп үттеләр. Шулай ук кул эшләре күргәзмәләре, гаиләдә яратып әзерләнә торган милли ризыклар һәм үзләренә генә хас булган йолаларын тәкъдим иттеләр.
Гаиләләрнең чыгышларын республиканың мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы җитәкчесе урынбасары Людмила Кузнецова бәйгедә катнашкан гаиләләргә хөрмәтен белдерде.
“Тарихта без эзлебез — Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы” исемле шәҗәрә фестивале гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгытуга, үз гаиләсенең тарихына карата кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән. Фестиваль 2019 елдан башлап оештырыла”, - дип белдерде Людмила Кузнецова.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова районда гаиләләрнең бердәмлеген билгеләп узды. Катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Бик тырышып әзерләнгәнсез. Сәхнәдә чыгыш ясау өчен тәвәккәллек һәм осталык кирәк бит. Зур рәхмәт сезгә!”, - диде ул.
Бәйге күтәренке рухта тәмамланды. Нәтиҗәдә, Болын-Балыкчы авылыннан Садыйковалар гаиләсе 1 урынга ия булды. 2 урынны Коштавылыннан Хафизовлар гаиләсе, 3 урынны Түбән Барыштан Дәүләтшиннар яулады. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм 50 мең сум, 40 мең сум һәм 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев