Реклама
Җәмгыять
Районда гражданнар оборонасы буенча укулар узды
Өйрәнүләр Дәүләтне хәрби шартларга күчергән очракта һәм гадәттән тыш хәлләр килеп туганда күрелергә тиешле чаралар турында иде.
(9 ноябрь, “Апастово-информ”).
Россия Президенты Указы һәм Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы җитәкчесе боерыгы нигезендә, республикабызда гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр уза. Әлеге өйрәнүләр районыбызда да оештырылды.
Планлаштырылган чаралар гадәттән тыш хәлләргә каршы торырга мөмкинлек бирә. Штаб өйрәнүләре кысаларында, куркыныч хәлләр килеп чыккан очракта, кулланыла торган җиһазларны һәм көчләрне тикшерү - көн үзәгендә торды. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, районда моңа каршы нинди чаралар күреп була, моның өчен нинди җиһазлар бар - уку-өйрәнүнең беренче этабында шулар белән таныштылар.
Райондагы тормышны җайга салуда торгызу эшләре алып барганда, милек формасына нинди бәйлелек булуга карамастан, районның барлык структуралары да эшкә тартылырга тиеш.
Өйрәнүләрнең практик өлеше Апастагы мәдәният йорты каршында барды. Районның гражданнар оборонасы җитәкчесе Алмаз Тугушев уку-өйрәнүләрнең барышы белән танышты. Ул куелган барлык бурычларның да уңышлы үтәлүен билгеләп үтте. Вакыт нормативлары шулай ук алдан үтәлеп, таләпләргә туры килде. Чараның икенче өлеше Биеш урта мәктәбендә дәвам итте. Биредә эвакуацияләнүчеләрне кабул итү пункты оештырылган иде. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда халыкны кабул итү, аларга ярдәм күрсәтү буенча аңлатмалар бирелде.
Уку-өйрәнүләрдә катнашучылар җитәкчелекнең югары бәясенә лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев