Районда гыйнвар аенда 4 кеше машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән
Машина йртүчеләр суд каршында җавап биргән.
(12 февраль, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итүенчә, гыйнвар аенда җәмәгать суды тарафыннан 4 эш каралган.
Җәмәгать суды Н.А.Аны, М.И.Лны, С.А.Нны, Д.Р.Г.ны 1 елда 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган.
- Машина йөртүчеләр үз гаепләрен таныса да, аларга җитди рәвештә җавап бирергә туры килде. Суд аларны 18 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итте, 30 мең сум күләмендә штрафка тартты, - диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев