Реклама
Җәмгыять
Районда һәрбер өлкән кеше игътибар үзәгендә
Өлкәннәр декадасы дәвам итә.
(5 октябрь, “Апастово-информ”).
Бу көннәрдә һәр авыл җирлегендә өлкән буын вәкилләрен тәбрикләү чаралары уздырыла. Һәр оешма коллективы өлкән хезмәттәшләрен бәйрәм белән тәбрик итеп, күчтәнәчләре белән сөендерә, игътибар һәм хөрмәт күрсәтә.
Ликвидацияләнгән, ягъни эшчәнлеген туктаткан оешмаларда, озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкән хезмәткәрләр дә игътибардан читтә калмый. Апаста яшәүче озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән, 25 елдан артык кошчылык фабрикасын җитәкләгән, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә ия булган Әнәвәр Ибраһимовка һәм “ПМК-972” оешмасында хезмәт куйган Мөзәния Мөхәммәтшинага бәйрәм котлаулары килеп иреште. Район башлыгы Айрат Җиһаншин, шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина намуслы хезмәт куйган өлкәннәрне тәбрик итеп, изге теләкләрен юлладылар.
Шәһәр тибындагы Апас поселогының башкарма комитеты коллективы да өлкән хезмәттәшләрен хөрмәтләде. Бәйрәм котлауларын юллап, күчтәнәчләрен тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев