Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда якташ драматург Әмир Камалиевны искә алдылар

Шыгай авылында узган искә алу кичәсендә драматург Әмир Камалиевның якыннары, туганнары, иҗатташ дуслары, авылдашлары катнашты.

(29 ноябрь. “Апастово-информ”).


Кичәгә килүчеләр Шыгай авылы клубы бинасында Әмир Камалиев истәлегенә ачылган музей белән дә танышты. Музей Әмир Камалиевның бертуган энесе Дамир Камалиев тырышлыгы һәм район җитәкчелеге теләктәшлеге ачылган. Биредә якташыбызның шәхси истәлекләре – сәхнә киемнәре, фотосурәтләре, китаплары, язмалары, мактаулы бүләкләре урын алган.
Искә алу чарасына килгән якыннары, туганнары, иҗатташ дуслары Әмир Камалиев турында якты хатирәләрен яңгыратты. Район башлыгы Айрат Җиһаншин Әмир Камалиевны Апас данын еракларган таныткан шәхес буларак, горурланып искә алды. Киләчәктә районда якташыбыз хөрмәтенә балалар арасында театр фестивале уздыру тәкъдимен җиткерде.
“Әмир абый Камалиев күңелләребездә мәңге яшәр. Аның исеме, иҗаты буыннан-буынга тапшырылып, мәңгеләштерелер дип ышанам”, - диде район башлыгы.
Әмир Камалиев Татарстанның Апас районы Шыгай авылында туа. 1984 елда Мәскәүдә театр училищесына укырга керә. 1988 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1992 елда аның Аманулла псевдонимы астында язылган "Җәйге кырау" драмасы Чаллыда куела. Шуннан башлап төрле драмалар иҗат итә, җыентыклары чыга. Ни үкенеч, 2019нчы елның язында аның гомере өзелә.
Иҗатташлары күңелендә ул бүген дә исән булып яши. Кичәгә килгән якын дуслары аны җылы һәм үз итеп искә алдылар. Кызыклы хатирәләре аша аның бөек талант иясе, гади һәм шул ук вакытта үзенчәлекле шәхес булуын сөйләделәр.
Кичәдә драматургның шигырьләре, җырлары яңгырады. Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры артистлары “Борын-борын заманда” спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев