Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда яңа сабый теркәлде

Бу көннәрдә Апаста яшәүче Рөстәм һәм Лилия Бикмөхәммәтовлар гаиләсендә олы сөенеч - өченче балалары- кызлары Ралинә дөньяга аваз салды.

(6 март, “Апастово-информ”).


Район тагын бер күп балалы гаиләгә баеды. Рөстәм һәм Лилия Бикмөхәммәтовлар кызлы булуы шатлыгын кичерде. Ранил һәм Рубин да сеңелле булды.
“Бу безнең өчен зур сөенеч. Ике егеттән соң кызлы булдык бит. Балаларыбыз сау-сәламәт булсыннар”, - дип тели бәхетле әти-әни.
Сабыйга районның ЗАГС бүлегендә тантаналы төстә исем кушылды һәм туу турында таныклык тапшырылды.
Апаста яшәүче Рөстәм һәм Лилия Бикмөхәммәтовлар үрнәк гаиләләрнең берсе. Рөстәм районның спорт мәктәбендә методист һәм “Гран-Тау” футбол манежында тренер булып эшли. Бик күп балаларның якын дустына әверелгән ул. Тыйнак, уңган Лилия кибеттә сатучы булып хезмәт итә.
Бикмөхәммәтовлар һәрчак бердәм. Алар төрле чараларда катнашалар, бәйрәмнәрне бергә уздыралар, спортны да үз итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев