Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда яшәүче төрле милләт вәкилләре мәдәният йорты сәхнәсендә бердәмлек һәм дуслык үрнәге күрсәтте

Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннан район мәдәният йортында “Бер күк астында” дип исемләнгән мәдәни чара узды.

(2 ноябрь, “Апастово-информ”).


Мәдәният йорты районда яшәүче төрле милләт халкының бердәмлеген, дуслыгын чагылдырган үзара аңлашу мәйданчыгына әверелде. Фойеда татар, рус, чуваш милләте халкының мәдәни үрнәкләре, кулдан ясалган милли курчаклары урын алды. Чара төрле милләт вәкилләренең көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган театраль күренеш белән башланып китте. Сәхнәдә милли көйләр, элек-электән халык яратып башкарган җырлар яңгырады.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин район халкының дус һәм бердәм булып гомер кичерүен, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләрне саклап яшәвен ассызыклады. Райондашларны якынлашып килүче бәйрәмнәр - Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итте.
Район башлыгы мәдәният хезмәткәрләренең дә намуслы хезмәтен билгеләп узып, олы хөрмәтен белдерде. Хезмәт уңышларына ирешкән хезмәткәрләр “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев