Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда яшьләр эше һәм спорт бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

Бу вазифаны Ленар Мотыйгуллин башкарачак.

(3 апрель, “Апастово-информ”).


Ленар Мотыйгуллин Апас егете. Ике югары белемгә ия. Казан дәүләт педагогия университетын, Идел буе физик культура университетын тәмамлаган. 2012-2013нче елларда хәрби бурычын үтәгән. Хезмәт юлын “Алтын Алка” Боз сараенда башлап, 10 ел буе биредә хоккей буенча тренер булып эшли. Гаиләле. Тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр.


Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев яшь җитәкчене коллективка тәкъдим итте, эшендә зур уңышлар теләп, ышанычын белдерде.
Алмаз Тугушев 2 ел дәвамында районның яшьләр эше һәм спорт бүлеген җитәкләгән Илсур Хәлимовка да олы хөрмәтен белдерде, яңа хезмәт урынында уңышлар теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев