Районда яу кырында мәңгелеккә ятып калган батыр солдатларны искә алдылар
Батырлар мемориаль комплексында Билгесез солдат көненә багышланган хәтер чарасы узды, Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды.
(3 декабрь, “Апастово-информ”).
Бирегә килгән һәркем батыр каһарманнарны хөрмәтләп искә алды.
- Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында башларын салган, яу кырында ятып калганнарны һәм шулай ук хәрби конфликтларда, кайнар нокталарда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны искә алу, сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын мәңгеләштерү көне, - дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Илебездә Билгесез солдат көнен беренче тапкыр 2014 елда билгеләп үттеләр. 3 декабрь көне дә очраклы гына сайланмаган: нәкъ менә 1966 елның 3 декабрендә Мәскәү астында фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан Ленинград шоссесының 41нче километрындагы (Зеленоград шәһәренә керү юлында) һәлак булган совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александров бакчасына кайтарып җирләнгән. Билгесез солдат каберенә куелган плитәгә түбәндәге сүзләр язылган:
“Исемең синең билгесез,
Батырлыгың - мәңгелек”
Районыбызның 988 кешесе Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен аяусыз көрәштә хәбәрсез югалып, туган якларына кире әйләнеп кайтмаган. Соңгы елларда эзтабарлар ярдәме белән 300дән артык райондашыбызның кайларда җирләнүләре билгеле булды. Аларның исемнәре районыбызның “Йолдыз” газетасының һәр санында урын ала.
Тантаналы чарада район хәрби комиссариаты хезәткәрләре, районыбызның сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, актив өлкәннәре һәм Апас урта мәктәбенең Яшь гвардиячеләре катнашты. Район мәдәният хезмәткәрләре батырлар истәлегенә моңлы җырларын башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев