Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда “Игътибар, балалар” акциясе башланды

Аның максаты – балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү.

(22 август, “Апастово-информ”).


Республика күләмендә узучы акция 21 августтан 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Районның ЮХИДИ инспекторлары, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү максатыннан, автомобиль хуҗаларын тикшерәчәк.
“Шулай ук балигъ булмаганнар арасында юл һәлакәтләрен булдырмау максатында профилактик чаралар үткәреләчәк, ата-аналар җыелышларында катнашып, балаларның юлда үз-үзләрен тотышы буенча аңлату эшләре алып барылачак, төрле конкурслар, викториналар оештырылачак",- дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев