Районда иң яхшы татар теле укытучысы ачыкланды
Морзалар урта мәктәбендә Бөтенроссия «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең муниципаль этабы үткән.
(17 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Районның 5 мөгаллиме үзләренең һөнәри осталыкларын, уңышлы эш алымнарын күрсәтеп, көч сынашкан.
“Нәтиҗәдә, Биеш урта мәктәбеннән Миләүшә Әхмәтҗанова һәм Каратун урта мәктәбеннән Миләүшә Вафина 1 нче урынга, Морзалар урта мәктәбеннән Талия Бәдретдинова һәм Бакырчы мәктәбеннән Резеда Төхватуллина 2 нче урынга ия булган. Апас урта мәктәбеннән Гөлсинә Сафина 3 урынны алды.
Укытучыларыбызга киләчәктә дә һөнәри уңышлар һәм җиңүләр телибез”, - дип хәбәр иттеләр район мәгариф бүлегеннән. Җиңүчеләр мәгариф бүлеге грамоталары һәм профсоюз оешмасыннан чәчәкләр белән бүләкләнгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев