Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда иң соңгы булып өлгерә торган культура - көнбагыш уңышын җыю эше бара

“Шагабиев” крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнбагыш уңышын җыю эшенә районда беренчеләрдән булып керешкәннәр.


(23 сентябрь, “Апастово-информ”). 
Хуҗалыкта барлыгы 485 гектар мәйданда көнбагыш үстергәннәр. Кырларда аны җыю эшләре тәмамланып килә. Бер гектардан уртача 25 центнер уңыш җыеп алына. Комбайннан бушатылган көнбагыш амбарга кайтарыла, аннан махсус киптерелеп, май заводына озатыла. 
“Быел көнбагыш уңышын җыеп алу эшенә иртәрәк чыктык. Чөнки иртәрәк – апрель ахырында ук чәчтек. Уңышы сөендерә. Һава шартлары да эшләргә мөмкинлек бирә. Көнбагыш бөртекләре коры, әйбәт. Тиз арада складларга озатыла. Көнбагыш үстерү белән 2019нчы елдан бирле шөгыльләнәбез. Үстерү нечкәлекләрен өйрәнәбез, камилләштерә барабыз. Көнбагыш үстерүнең әлләни авырлыгы юк. Чәчәбез һәм рәт араларын эшкәртеп чыгабыз”, - ди хуҗалык идарәчесе Хәйдәр Зәйнетдинов. 
“Шагабиев” хуҗалыгында 10 кеше хезмәт итә. Аларның күбесе крестьян-фермер хуҗалыгы оешкан көннән бирле биредә эшли. 
Мәсгуть Фәйзуллин хуҗалыкның иң тәҗрибәле механизаторы. 45 ел буе техника арасында ул. СМУ, “Сельхозхимия” оешмаларында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Җир эшенең дә бөтен нечкәлекләрен белгән Мәсгуть абый Фәйзуллин бүгенге көндә дә яраткан эшеннән аерылмыйча, хезмәт юлын дәвам итә. 
“Өйдә ятуны күз алдына да китерә алмый. Һәр иртә яраткан эшемә ашыгам. Көнозын иркен кырларны иңләү күңелгә рәхәтлек бирә. Быел комбайн иярләргә дә насыйп булды. Техникаларыбыз яңа, хезмәт шартлары да уңайлы, эшлисе килеп тора”, - ди ул. 
Биредә Мәсгуть Фәйзуллинның кияве Алмаз Сәлахетдинов да хезмәт куя. “Шагабиев” хуҗалыгында ул икенче ел эшли. Урып-җыю эшләре чорында иң җаваплы хезмәт башкарып, кыр корабын иярли. 
“Тик торырга вакыт юк. Эш бер-бер арты үрелеп бара. Иртә яздан кырларга чыгабыз. Җир эшкәртәбез, чәчәбез, урабыз. Төрле техникаларга утырып эшлибез. Вакыт белән исәпләшмибез. Дус, тату, бер сүздә, бер фикердә булып хезмәт итәбез. Урып-җыю эшләрен дә тоткарлыксыз башкарып чыктык. Инде бергәләшеп, сөенә-сөенә көнбагыш уңышын да җыябыз”, - ди Алмаз. 
Хуҗалыкның төп байлыгы – намус белән эшләүче, сыналган хезмәт ияләре. Биредә хезмәт кешесен ихтирам итүче хуҗалар тарафыннан да зур хөрмәт күрсәтелә. 
- Безнең хезмәткәрләр барысы да тәҗрибәле, ышанычыбызны аклыйлар. Алар бөтен төр техникада эшлиләр. Хезмәтләрен намус белән башкаралар. Без дә үз чиратыбызда аларны кайгыратбыз. Хезмәт хакларын вакытында түлибез. Эш шартларын уңайлы итәргә тырышабыз. Хезмәтләрен бәяләп, өстәмә ярдәм чаралары уйлап табабыз. Быел, мәсәлән, хезмәткәрләрнең йортларына кондиционерлар урнаштырдык, - ди Хәйдәр Зәйнетдинов. 
Яңа технологияләргә нигезләнеп эшләүче “Шагабиев” хуҗалыгының 1600 гектар җире бар. Быел барлыгы 4350 тонна уңыш җыеп алынган. Бер гектардан уртача 42,7 центнер уңыш чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев