Реклама
Җәмгыять
Районда ирекле халык дружиначыларын хөрмәтләделәр
Апаслыларның иминлеген саклауда ярдәм итүче халык дружиначыларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.
(13 март, “Апастово-информ”).
Ирекле халык дружиналарының максаты - җәмәгатьчелек урыннарында тәртип саклау. Аның составында төрле оешмаларда эшләүче хезмәткәрләр бар. Дружиначылар полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдка чыгып, иминлек сагында торалар. Шулай ук районда узган төрле бәйрәм чараларында да ярдәм күрсәтәләр.
Халык дружиначыларының эшчәнлеген район җитәкчелеге дә билгеләп узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зиатдиновага, Аграр көллият җитәкчесе Илгизәр Нигъмәтҗановка, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтовка, “Алтын Алка” боз сарае директоры Ирек Ярахановка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Яңа гына районның ирекле халык дружинасы составына кушылучыларга халык дружиначысы таныклыгына ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев