Районда югары нәтиҗәләргә ирешкән муниципаль хезмәткәрләрне бүләкләделәр
Хезмәткәрләргә олы хөрмәт белдерелде
(14 июнь, “Апастово-информ”).
Район хакимиятендә узган киңәшмә барышында күпьеллык намуслы хезмәте һәм җирле үзидарә органнары үсешенә керткән зур өлеше өчен район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Эльвира Амирова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Җирле үзидарә органнарының нәтиҗәлелеген арттыруда казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәеновка Җирле үзидарә органнарының нәтиҗәлелеген күтәрүдә күрсәткән хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы" Ассоциациясенең Мактау грамотасы тапшырылды.
“Бердәм Россия” Апас җирле бүлекчәсенең башкарма секретаре Румия Идрисова нәтиҗәле эшчәнлеге, югары һөнәри осталыгы һәм ирешкән уңышлары өчен Апас муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев