Районда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләре -игътибар үзәгендә тора
Аларга даими ярдәм чаралары оештырыла.
(19 июнь, “Апастово-информ”).
Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина Апас егете Раил Сабировның улы янында булды. Ул аны туган көне белән тәбрик итеп, футбол тубы бүләк итте.
“Ранил Сабиров бүген 14 яшьлек туган көнен каршылый. Ул дәү әнисе тәрбиясендә яши. Егет котлауларны бик шатланып кабул итте, рәхмәт сүзләрен җиткерде”, - дип хәбәр итте шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев