Районда махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм йөге озатылачак
Гуманитар ярдәмне егетләргә район җитәкчелеге делегациясе илтеп тапшырачак.
(17 октябрь, “Апастово-информ”)
Бүгенге көндә райондашлар, иганәчеләр булышлыгы белән гуманитар ярдәм тупланган. Киң күңелле иганәчеләр, район халкы, мәчет картлары, олысы-кечесе, барлык оешмалар, хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре, эшмәкәрләр, хәрбиләргә кирәкле әйберләр җыюда үз өлешләрен керткән.
“Райондашлар көче белән барлыгы 810 мең сум акча җыелды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин күп кенә иганәчеләргә мөрәҗәгать итте. Алар аеруча зур булышлык күрсәтте. Иганәчеләребез тарафыннан 1 миллион 300 мең сум акча җыелды. Барлык акчаларга махсус хәрби операциядә катнашучы һәрбер егеткә 20мең сумлык 110 данә кирәк-яраклар җыелмасы тупланды. Егетләрнең посылкаларына нәни балалар тарафыннан язылган хатлар да куелды. Шулай ук хәрби егетләргә 3 машина – “Уаз”, “Шевроле Нива” һәм “Нива” машиналары әзерләнде. “Уаз” машинасын Морзалар авылында яшәүче Илфир Сәлахов тапшырды. Гуманитар ярдәм җыюда һәркем диярлек үз өлешен кертте. Изге эшкә кушылган һәркемгә район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән олы рәхмәтемне җиткерәм”, - диде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.
Йөк төялгән машиналар иртәгә юлга кузгалачак. Гуманитар ярдәмне егетләргә район җитәкчелеге делегациясе илтеп тапшырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев