Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын тантаналы төстә ачтылар

Район мәдәният йортында бәйрәм чарасы узды.

(1 март, “Апастово-информ”).


Мәдәният йорты районда яшәүче төрле милләт халкының бердәмлеген, дуслыгын чагылдырган, үзара аңлашу мәйданчыгына әверелде. Бирегә килгән кунакларны татар халкының яраткан ризыгы милли чәк-чәк белән каршы алдылар. Фойеда татар, рус, чуваш милләте халкының мәдәни үрнәкләре, милли костюмнары, милли ашлары, кулдан ясалган сувенирлары, курчаклары, эш кораллары урын алды, көнкүреше, бәйрәмнәре тасвирланды. Сәхнәдә милли көйләр, элек-электән халык яратып башкарган җырлар яңгырады, гореф гадәтләре, бәйрәмнәре чагылыш тапты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова район халкының дус һәм бердәм булып гомер кичерүен, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләрне саклап яшәвен ассызыклады. Бу эштә мәдәният хезмәткәрләренең дә намуслы хезмәтен билгеләп узды. Әлеге чараны оештыручылар район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Без информацион технологияләр – гаджетлар, интернет, социаль челтәрләр гасырында яшибез. Бу кайбер очракта халкыбызга хас булган, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне саклап яшәүгә берникадәр комачаулый да кебек тоела. Тик шулай да алар онытылмый. 2023нче елда Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы зур гаилә булып яшәүче төрле милләт вәкилләре арасындагы үзара мөнәсәбәтне тагын да ныгытыр, туган телебезгә, мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләребезгә игътибарны арттырыр. Районыбызда яшәгән һәркем туган телендә сөйләшә, гореф-гадәтләрен белә. Үсеп килүче яшь буын да туган телендә аралашып, милли традицияләребезне санлап яшәсә безнең өчен зур горурлык булыр иде, - диде ул.
Татарстан Республикасының Мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс Үзәге җитәкчесе урынбасары Әнзия Закирова Апас районы турында җылы тәэсирләре белән уртаклашты.
“Апас районына тәүге тапкыр килдем. Биредә яшәүче халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре белән танышканнан соң, күңелгә җылылык бөркелде. Биредә гади, кунакчыл халык яшәвенә инандым”, - диде ул.
Әнзия Закирова халыкны рухи яшәтүдә, сәнгатен үстерүдә, тарихыбызны, мәдәни мирасыбызны саклап калуда зур көч куючы мәдәният хезмәткәрләренең хезмәтен бәяләп узды. Район мәдәният йортында озак еллар намуслы хезмәт итүче Айрат Гайнетдиновка һәм Рамилә Вавиловага олы хөрмәтен белдереп, Рәхмәт Хаты тапшырды. Карамасар авылы китапханәсе мөдире Альбина Бәшировага да хәрби операциядә катнашучы Апас егетләренә ярдәм итү максатыннан узган хәйрия концертын оештыруда зур өлеш керткәне өчен олы хөрмәт белдерелде. Ул район башлыгының Рәхмәт хатына ия булды.
Шулай ук ел әйләнәсе төрле мәдәни чараларны уздыруда теләктәшлек күрсәтеп, ярдәм кулы сузган спонсорлар да сәхнә түрендә булды. Мәдәниятне үз иткән, киң күңелле иганәчеләр Азат Сафин район башлыгының, Илфат Шәрәфетдинов Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпованың Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев