Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда мобилизацияләнгән егетләрнең әниләрен һәм тормыш иптәшләрен бәйрәм белән тәбрик иттеләр

Алар хөрмәтенә бәйрәм чарасы узды.

(6 март, “Апастово-информ”).


Батыр егетләр үстергән аналарга һәм олы сабыр йөрәкле ханымнарга ихлас теләкләр юлланды.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Сез батыр егетләр үстергән, үрнәк тәрбия биргән Әниләр һәм тормышта нык терәк булырлык чын тормыш юлдашлары. Сәламәт булыгыз, олы сабырлыгыгызны югалтмагыз. Без һәрвакыт бергә”, - диде район башлыгы.
Районга эш визиты белән килгән Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин да районыбызның иң сабыр, батыр йөрәкле гүзәл хатын-кызларына ихтирамын белдерде.
“8нче март иң назлы, иң матур бәйрәм. Ул быел аеруча үзенчәлекле. Чөнки кайбер гүзәл затларыбыз аны илебез иминлеген яклап көрәшүче якыннарыннан – газиз улларыннан, тормыш иптәшләреннән башка каршыларга мәҗбүр. Сезгә җиңел түгел. Түзем булыгыз! Якыннарыгыз исән-имин әйләнеп кайтырлар, - диде Максим Топилин.
Бәйрәм чарасы район мәдәният йорты хезмәткәрләренең моңлы җырлары белән үрелеп барды. Бәйрәм бизәге булган лалә чәчәкләре күңелгә наз һәм дәрт өстәде. Гүзәл хатын-кызлар район башлыгына ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев