Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре белән очрашып, хәлләрен белешәләр

Район башлыгы күрсәтмәсе нигезендә, Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина җитәкчелегендәге комиссия Апастан һәм Әнәле авылыннан 16 гаиләдә булып, күчтәнәчләр тапшырды.

(10 ноябрь, “Апастово-информ”).


Эчкерсез очрашуда комиссия вәкилләре гаиләнең көнкүреше белән танышты, хәлләрен белеште, гозерләрен тыңлады, аларга һәрьяклап ярдәм итәргә әзерлеген белдерде.
“Сезнең белән элемтәбез нык булырга тиеш. Нинди дә булса ярдәм кирәк икән, без һәрьяклап булышырга тырышачакбыз. Теләсә кайсы вакытта шалтыратып гозерләрегезне җиткерегез. Барысы да контрольгә алыначак. Якыннарыгызны сөенеп каршыларга язсын, - диде Луиза Сафина.
Гаиләләргә күчтәнәч тулы пакетлар һәм көнкүреш кирәк- яраклары тапшырылды. Ярдәм акцияләренә эшмәкәрләр дә кушылды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев