Районда өлкәннәр хокукый куркынычсызлык хакында сөйләштеләр
Өлкәннәр декадасы кысаларында узган очрашуда өлкәннәргә кулланучы хокукларын яклау, интернеттагы мошенниклык очракларын кисәтү хакында файдалы мәгълүмат җиткерелде, киңәшләр бирелде.
(10 октябрь, “Апастово-информ”).
Җәмгыятьтәге тискәре күренешләр яшь буынны гына түгел, бик еш өлкәннәрне дә авыр хәлдә калдыра. Өстәвенә, өлкән кешеләр үзләренең тиз ышанучанлыгы нәтиҗәсендә мошенниклар кармагына да эләгергә мөмкиннәр.
“Без, өлкәннәр, һәрьяклап яклауга мохтаҗ. Әлеге очрашу да өлкән буынны кайгыртуны максаттыннан оештырылды. Ул һәркем өчен файдалы булгандыр дип ышанам, - дип белдерде районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.
Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район прокуроры урынбасары Лилия Гыйзәттуллина, кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова да катнашып, киңәшләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев