Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда өлкәннәргә күңелле ял бүләк иттеләр

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан өлкән райондашларга концерт программасы тәкъдим ителде.

(10 октябрь, “Апастово-информ”).



Районыбыз өлкәннәрен район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләде.


“Хөрмәтле өлкәннәребез, Сез - районыбызн тарихы. Районыбыз тормышында тирән эз калдырасыз. Авыр вакытларда да ярдәмгә киләсез. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә дә ярдәм кулы сузасыз. Сезнең җылы кулларыгыз белән ясалган кирәк-яралар аларга ирештерелә. Бергә һәм бердәм булганыгыз өчен олы рәхмәтемне белдерәм”, - дип ихлас тәбрикләүләрен юллады район башлыгы.


Сәхнәдән өлкәннәр хөрмәтенә моңлы җырлар яңгырады, дәртле биюләр, чыгышлар тәкъдим ителде. Мәдәният йортының фойесында өлкәннәребезнең кул эшләре дә урын алды һәм һәркемдә соклану уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев