Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда “Педагог һәм остаз елы”н йомгаклау тантанасы узды

Мәгариф хезмәткәрләренә олы хөрмәт күрсәтелде.

(19 февраль, “Апастово-информ”).



Тантанага мәгариф бүлеге белгечләре, төрле буын педагоглары, тәҗрибәле укытучылар җыелды. Алар хөрмәтенә җылы сүзләр, изге теләкләр юлланды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов мәгариф хезмәткәрләренә олы ихтирамын белдерде. Профсоюз оешмасының әһәмиятен билгеләп узды.
“Профсоюз оешмасының эше социаль партнерлык, хезмәттәшлек принципларына нигезләнә. Тормыш бер урында гына тормый. Алда зур яңалыклар, яңа ачышлар көтә. Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар һәм профсоюзлар сафында бердәмлек телим”, - диде Булат Әхмәтҗанов.
Район мәгариф бүлеге җитәкчес Гөлүсә Галләмиева “Педагог һәм остаз елы»на нәтиҗә ясап, ел дәвамында башкарылган эшләр, яулаган уңышлар һәм җиңүләр турында сөйләде.
Чара барышында район башкарма комитеты, мәгариф идарәсе һәм мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы арасында 2024-2026 елларга өч яклы килешү төзелде.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары, мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Рамилә Шәвәлиева 2023нче нәтиҗәләре белән таныштырып, хакимият белән тыгыз хезмәттәшлек алып бару нәтиҗәсендә уңай эш шартлары булдырылуын, һөнәри үсеш мәсьәләләре хәл ителүен, өстәмә ярдәм чаралары, грантлар билгеләнүен, конкурслар хәрәкәте үсүен билгеләп узды. Ул шулай ук район башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе һәм мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмалары Советы арасында төзелгән өч яклы килешүнең мөһимлеге хакында да әйтте.
Нәтиҗәле эшләүче педагогларга “Мактулы остаз”, “ТР Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы” билгеләре, Мактау Грамоталары тапшырылды. Укытучы һөнәрен үз иткән гаиләләргә дә хөрмәт күрсәтелде. Шулай ук укучылар арасында узган “Рәхмәт сиңа, укытучы” дип исемләнгән район бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр Грамоталар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев