Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда “Россия эше” мөмкинлекләр вакыты Бөтенрәсәй эшкә урнашу ярминкәсе узды

Чарада эшсезләр һәм эш эзләүче райондашлар катнашты.

(14 апрель, “Апастово-информ”).


Биредә эшкә урнашу акциясе кысаларында, контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру, сайлау мөмкинлеге дә тудырылды.


Әлеге чарада аграр көллият студентлары, мәктәп укучылары, эшсезләр, эш эзләүче райондашларыбыз катнашты.


Эшкә урнашу ярминкәсендә 100гә якын вакансия тәкъдим ителде. Эш урыннары күбрәк авыл хуҗалыгы өлкәсенә карый. Чарада шулай ук контракт буенча хәрби хезмәт, аның тәртипләре турында да мәгълүмат җиткерелде.


Киңәшмәдә Апас һәм Кайбыч районнары буенча хәрби комиссариат вәкиле Илсур Гатиятуллин катнашты. Ул эшкә урнаштыру ярминкәсе кысаларында, контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр өчен эш урыннары тәкъдим ителүе хакында сөйләде.


Өлешчә мобилизациягә чакыру чоры тәмамлангач, гражданнарга хәрби операциядә ирекле рәвештә катнашырга теләкләрен белдерү мөмкинлеге бар. Моның өчен Дәүләт хезмәте порталында махсус заявка тутырып, контракт буенча хәрби хезмәткә алыну өчен комиссариатка килергә мөмкин. Барлык контрактчылар өчен ташламалар һәм башка төр социаль ярдәм чаралары каралган.


Комиссариат вәкиле Илсур Гатиятуллин контракт буенча хәрби хезмәткә урнашуның таләпләре, эш кәгазьләрен тутыру кагыйдәләре, ташламалар, медицина тикшерелүен үтү буенча аңлатмалар бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев