Районда социаль өлкә хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр
Мәрхәмәтле хезмәт ияләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар
(15 июнь, “Апастово-информ”).
Социаль хезмәткәрләр – чит кешеләрнең борчуларын да, шатлыкларын да уртаклашып, ярдәм кулы сузарга ашыгучы игелекле, мактауга лаек хезмәт ияләре. Бүгенге көндә районда әлеге өлкәдә 50дән артык кеше хезмәт куя. Алар өлкәннәрне, физик мөмкинлеге чикләнгән райондашларны кайгырту буенча җаваплы һәм бик тә кирәкле эш башкара. Әлеге һөнәр ияләренә район башлыгы Айрат Җиһаншинның да бәйрәм котлавы ирештерелде. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров районның социаль хезмәткәрләренең фидакарь хезмәтен билгеләп узып, изге теләкләрен юллады.
“Хөрмәтле, социаль өлкә хезмәткәрләре, ветераннар! Бу хезмәткә теләсә кем алынмый, аны теләсә кем башкара да алмый. Бу эшкә бары тик олы йөрәкле, киң күңелле кешеләр генә килә. Олы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Сәламәт булып, күңел тынычлыгы белән эшләгез”, - диде Ленар Хантимиров.
Котлауларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова да кушылды. Районның халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина озак еллар хезмәт иткән тармак ветераннарына, иңне-иңгә куеп эшләүче хезмәттәшләренә ихлас теләкләрен, рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куйган, зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләр Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, район башлыгының, район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларына, Мактау Грамоталарына ия булдылар. Район мәдәният йорты, Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләре матур җырлары аша бәйрәм теләкләрен юлладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев