Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда социаль хезмәткәрләр куркынычсызлык хакында сөйләштеләр

“Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә өйдә социаль-хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре катнашында профилактик чара узды.

(1 март, “Апастово-информ”).


Соңгы вакытта җәмгыятебезгә үтеп кергән мошенниклык очраклары уяулыкны тагын да арттыруны таләп итә. Аеруча, өлкән кешеләр үзләренең тиз ышанучанлыгы нәтиҗәсендә мошенниклар кармагына эләгергә мөмкиннәр. Социаль хезмәткәрләр өлкәннәр янында иң еш булучы кешеләр буларак, аларга үтемле киңәшләр бирелде.
“Өлкән кешеләрнең куркынычсызлыгын саклау - дәүләт органнары алдында торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Өлкәннәр үзләре дә сизмәстән җинаятьчеләр корган тозакка торган саен күбрәк эләгәләр, алдакчы-караклар корбанына әйләнәләр. Алар һәрдаим кайгыртуга мохтаҗ. Безнең бурыч – өлкәннәребезне яклау, мошенниклык гамәлләре турында мәгълүмат җиткерү, саклану буенча киңәшләр бирү. Өйдә социаль-хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре өлкәннәр белән тыгыз элемтәдә торалар. Шуңа күрә аларның бу мәсьәләдә хәбәрдар булулары мөһим”, - дип белдерде районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина.

Район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Рамил Гайниев, массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль-тәэминат, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һәрдаим кисәтеп торуына да карамастан, өлкәннәрнең мошенниклар кармагына тиз эләгүләрен әйтте, соңгы вакытта теркәлгән очраклар хакында мәгълүмат җиткерде.
“Гадәттә, өлкәннәр телефоннан шалтыраткан таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә кереп, үзләре турында кирәгеннән артык мәгълүмат бирәләр, бер белмәгән кешеләрне ишекләрен ачып фатирларына кертәләр. Мошенниклары үзләренең гамәлләрен камилләштерәләр, яңаларын уйлап табалар. Шуңа һәрвакыт уяу булырга кирәк”, - диде хокук сакчысы.

Чара барышында Банк җитәкчесе Венера Гатауллина да киңәшләрен бирде.
"Күпме сөйләсәк тә, мошенниклык бер дә кимеми, киресенчә, артып тора. Гадәттә, мошенниклар белән бәйле кеше, акча алырга килгәндә гел телефоннан языша, сөйләшеп керә. Андый очракларны сизеп алып, вакытында булышмасак, кеше шактый гына бурычка батарга мөмкин", - ди Венера Гатауллина.

Алдану өчен күп кирәкми, кем булуың да әллә ни мөһим түгел. Хәтта хокук саклау хезмәткәрләренең дә мошенникларга акча күчерү очраклары бар. Шулай ук якыннары махсус хәрби операциядә булган гаиләләргә дә, "авырткан җирен" аңлап ярдәм итү юлларын тәкъдим итүчеләр бар. Сәламәтлек белән бәйле шалтыратулар, товар тәкъдим итүләр, ярдәм сораулар - мошенникларның таралган алымнары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев