Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда “Татарча диктант яз” акциясе узды

Районыбызның барлык мәктәп һәм база балалар бакчалары коллективлары татар телендә диктант яздылар.

(1 декабрь, “Апастово-информ”).


 

Ноябрь ае белем тикшерү акцияләренә аеруча бай. 8 нче ноябрьдә район мәктәпләрендә "Этнографик диктант" Рәсәйкүләм акциясе үтсә, 18 нче ноябрьдә Татарстан Республикасы халыклары телләрендә диктант язу оештырылды.
“25-26 нчы ноябрь көннәрендә районыбызның барлык мәктәп һәм база балалар бакчалары коллективлары "Татарча диктант Яз" Халыкара акциясенә кушылды. Белем бирү оешмалары хезмәткәрләре, укучылар татар теленнән белемнәрен сынадылар, дөрес язу күнекмәләрен үстерделәр”, - дип хәбәр итте район мәгариф бүлеге методисты Айсылу Гыйниятуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев