Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда “Татарча диктант” яздылар

“Татарча диктант” дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү акциясенә апаслылар да кушылды.

(13 октябрь, “Апастово-информ”).



“Татарча диктант” акциясе – хәзерге вакытта Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе булып тора. Диктантны читтә һәм Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез дә яза.
“Татарча диктант” акциясенә Апас мәктәбе укучылар да кушылды. Диктант тексты Рөстәм Галиуллинның “Таҗеддин Ялчыгол” әсәреннән (“Васыять” исемле җыентыгыннан) алынган.


“Мин татар телен яратам, хөрмәт итәм. Чөнки ул минем – туган телем. Бүгенге диктантны да уңышлы яздым дип уйлыйм”, - диде Апас мәктәбенең 8”Б” сыйныфы укучысы Гадел Вәлиев.


“Татарча диктант” акциясе татар телен белүчеләргә үзен сынап карау мөмкинлеген тудырды. “Татарча диктант”ны районның мәгариф бүлеге Гөлүсә Галләмиева һәм Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зиятдинова да язды.


“Бик теләп укучылар белән беррәттән татар теленнән белемнәребезне сынап карарга булдык. Бу бик мөһим һәм кирәкле чара. Диктант туган телебезгә хөрмәт тәрбияләүгә, игътибарны арттыруга юнәлдерелгән”, - диде Апас мәктәбе Диркторы Гүзәлия Зиятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев