Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда тирә-юньне кардан арындыру эшләре дәвам итә

Соңгы берничә атнада кар аеруча ишелеп-ишелеп яуды һәм көчле бураннар да булды.

(13 февраль, “Апастово-информ”).


Гадәти тормышыбызга кайбер авырлыклар туды. Юл чистартучыларга да, коммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә дә, автомобиль йөртүчеләргә дә төрле уңайсызлыклар чыкты.
“Шуңа да карамастан, Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты хезмәткәрләре, бу өлкәдә эшләүче эшчеләр, транспортчылар инде иртәнге сәгать 4.30 да ук тротуарларны кардан һәм боздан чистартуны башлыйлар. Хезмәт бик авыр. Моны башкаручыларның хезмәте хөрмәткә лаек”, - дип билгеләп үтә шәһәр тибындагы Апас поселогының башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина.
Апас поселогының башкарма комитеты белән матур элемтәдә эшләүче юлчылар һәм халыкка хезмәт күрсәтүче башка тармак хезмәткәрләре дә игелекле эш башкаралар.
“Озак та үтмәс, көннәр дә җылыта башлар. Шуңа күрә, социаль объектларның түбәләрен үзвакытында кардан чистарту - бик мөһим бурыч булып тора. Һәр җитәкче бу мәсьәләгә җитди игътибар бирергә тиеш”, - дип белдерде район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчеләр белән үткәрелә торган атналык киңәшмәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев